ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

30 ноябрьдә Актаныш технологик техникумы базасында һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмалары укытучыларының «Һөнәри белем бирү оешмаларында укуга йомгак ясауның яңа форматы буларак демонстрацион имтихан» республика конференциясе узды.

30 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Казан радиомеханика көллиятендә «Сервис роботларын эксплуатацияләү» WorldSkills Russia яңа компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты уза.

Казан университеты ректоры булган бөек математик  Н.И.Лобачевскийның туган көненә багышланган студентларның Ачык Идел буе математика олимпиадасы беренче тапкыр гибрид форматында узды.

РФ Мәгариф министрлыгы мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру стандартларын, аш-су стандартларын булдырырга кирәк дип саный. Бу хакта РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Илнең 20дән артык югары уку йорты укытучылары  "Мәгариф" илкүләм проектының "Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр" федераль проекты ярдәмендә бу елның ахырына кадәр бушлай квалификациясен арттырачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервьюда КНИТУ өстәмә һөнәри белем институты директоры Мансур Галиханов хәбәр итте.

29 ноябрьдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында профессиональ осталык буенча «Абилимпикс» VI Милли чемпионаты төгәлләнде. 

9-11 нче сыйныф укучылары өчен беренче Бөтенроссия иншалар чемпионатына старт бирелде

2 декабрьдә Россия Яшьләр берлеге һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасының уртак проекты булган "Ел студенты - 2020" Россия милли премиясе финалы башланды. Ачылу тантанасы туры эфиры Россиянең 65 төбәген тәкъдим итүче 1000 финалистны берләштерде.

Ел саен мәктәп укучылары өчен үткәрелә торган “Мәдәни марафон” проекты 15 декабрьгә кадәр озайтылды. Оештыручыларга мондый үтенеч белән Россиянең төрле төбәкләреннән укытучылар мөрәҗәгать иткән.


1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

1 декабрьдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  Болгариядә узган XII Халыкара информатика турнирында җиңүчеләр белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International