ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов Кырым Форос бистәсендә урнашкан «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә булдылар һәм беренче сменада катнашучылар – Татарстан һәм Кырым уку отличниклары белән аралаштылар. 

Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышта социаль якланмаган гражданнар категорияләре өчен колледжларга һәм техникумнарга ташламалы керү хокукы турындагы закон проектын өченче йомгаклау укылышында кабул итте, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышта РФдә балалар һәм яшьләр хәрәкәте булдыру турында закон кабул итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

23 июльдә Казанда, Алабугада, Түбән Камада, Яр Чаллыда, Нурлатта «Тере классика» дигән сәнгатьле уку көне башлана. Акциядә теләге булган һәркем катнаша, чыгыш ясый һәм үзенең яраткан шигърият яки проза өзекләрен укый ала.


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казан педагогика көллиятендә узган Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм гомуми белем бирү мәктәпләре өчен педагогик кадрлар әзерләү турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, кайбер федераль закон проектларын карадылар һәм 2022 елның язгы сессиясе чорында комитет эшенә йомгак ясадылар.

Грант Татарстанда 2011 елдан гамәлгә ашырылган һәм беренче өч елда яшь педагогның хезмәт хакына ай саен 10 мең сум өстәүне күздә тоткан.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы республика Хөкүмәтеннән яшь педагогларга өстәмә акчаны арттыруны сорый. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов әйтте.

Педагогларга кытлык турында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләштеләр.

Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов шәһәр мәктәпләрендә ачылачак яңа мәгариф профиле турындагы төп сорауларга җавап бирде.

Информатика белән кызыксынучы VIII-XI сыйныф укучылары программалаштыру буенча бушлай ике еллык өстәмә курслар уза алачак. РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International