ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

«Президентыбыз карары белән быелдан башлап олимпиада җиңүчеләренә 200 мең сум, ә призерларга 100 мең сум түләнәчәк», — диде министр.

Китапта Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнары һәм якыннары җыйган материаллары һәм истәлекләре бар. Проект Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучыларны берләштерде, аңа Беларусь Республикасы һәм Әзербайҗан авторлары кушылды.

Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә «Җиңү ясыйбыз» патриотик акциясенең унынчы сезоны старт алды, ул ел саен «Бердәм Россия» партиясенең «Яңа мәктәп» федераль белем бирү проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Ачык дәрестә узган еллардагы "Зур тәнәфес" конкурсында катнашучылар үз хис-кичерешләре белән уртаклашачак һәм конкурсның иң якты мизгелләрен искә төшерәчәк, ә экспертлар һәм остазлар проект кагыйдәләре һәм мөмкинлекләре турында сөйлиячәкләр. Дәрес вакытында алып баручылар быел билгеләп үтеләчәк Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгы турында да фикер алышачак.

20 апрельгә кадәр Бөтенроссия агарту уеннарында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаны җибәрү өчен «Белем» Россия җәмгыяте сайтында теркәлү узарга кирәк.

Гаризалар кабул итү 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Балаларга өч номинациянең берсе: «Тикшеренү проекты», «Социаль проект» яисә «Инженерлык проекты» буенча экологик проект әзерләргә кирәк. Командада катнашучылар саны биш кешедән артмаска тиеш.

2022 елның октябрендә Мәскәүдә II Бөтенроссия класс җитәкчеләре форумы узачак. Быел катнашучылар аудиториясе киңәячәк: мәктәп педагогларына көллиятләрдә төркемнәр кураторлары кушылачак.

2022 елда мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе Зеленодольск районында узачак. Киң күләмле вакыйгада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырыла. Киңәйтелгән киңәшмәдә чараны үткәрүгә әзерлек турында мәгариф идарәсе башлыгы Раиса Афанасьева сөйләде. 

Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре быелның языннан көзгә күчерелде. Аларның яңа сроклары да (2022 елның 19 сентябреннән 24 октябрьгә кадәр) расланды.

Драматург, җәмәгать эшлеклесе Т.Миңнуллин мирасын өйрәнү һәм иҗатын популярлаштыру, сәләтле һәм талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, фәнни һәм иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан 2022 елның 19 мартында Казан шәһәренең Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе базасында республика фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау этабы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International