ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

«Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын оештыру комитеты утырышында конкурсның йомгаклау этабында катнашучылар, хисап комиссиясе составларын, шулай ук конкурс сынауларын бәяләү критерийлары күрсәткечләрен һәм махсус номинацияләр исемлеген расладылар. Утырышны Россия мәгариф министры урынбасары Анастасия Зырянова алып барды.

«Мөһим турында сөйләшүләр» дәресләре барлык мәктәпләрдә дә уку елы башыннан алып атна саен үткәреләчәк. Алар укучыларны илнең иҗтимагый-сәяси тормышы, аларның төбәгендә булган вакыйгалар белән таныштырачак. Уку елы дәвамында барлыгы 34 дәрес планлаштырылган.

Казан милли тикшеренү технология университеты кабул итү кампаниясе вакытында булачак студентларга киләчәк һөнәр сайлауны мөмкин кадәр җиңеләйтте – «КНИТУ абитуриентлары» дип аталган телеграм-бот эшли башлады.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 630 бюджет урыны алган. Бу хакта институт җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

КНИТУ-КАИда «Фән граниты», «Звезда» һәм «Росатом» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.

2022 елның 21 июнендә имтихан үткәрү пунктларында икенче көн информатика һәм ИКТ фәне буенча компьютер формасында бердәм дәүләт имтиханы (КЕГЭ) үткәрелә. Бу - төп дулкынның соңгы БДИ. Имтихан үткәрү пункты эшендә 1248 педагогик хезмәткәр катнаша. 121 аудиториядә онлайн видеокүзәтү оештырылган.


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 20 июнендә компьютер формасында «Информатика һәм ИКТ» фәне буенча бердәм дәүләт имтиханы (КЕГЭ) үткәрелә.

Чит телләр буенча БДИның телдән өлеше («Сөйләм» бүлеге) 16 һәм 17 июньдә штат режимында узды.

Яр Чаллыда 1 июльдән 69 нчы комплекста төзелә торган яңа мәктәпкә документлар кабул итү башлана. Бу хакта мәгариф оешмасы директоры Марс Гафуров белдерде.

Дүшәмбе, 20 июньдә, Россия вузларында кабул итү кампаниясе старт ала. Яңа уку елында бюджет бүлекләренә 588 меңнән артык кеше дәгъва итә ала. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 11,5 меңгә күбрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International