ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Кукмара районында Киндер Күл паркы территориясендә алдынгылар слеты узды. Тантаналы чарада ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район башлыгы Сергей Димитриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин катнашты.

Татарстанның Арча районы командасы «Регби мәктәп лигасы» ярышларының Бөтенроссия финалында җиңү яулады.

Норматив хокукый актлар проектлары порталында «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 77 статьясындагы 3 өлешенә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдим бастырылды. Аның нигезендә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын үткәрү тәртибен һәм аның үзәк оештыру комитеты составын раслау бурычын Россия Хөкүмәтенә тапшыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта бу функцияләрне Мәгариф министрлыгы башкара.

Россия тарих җәмгыяте йортында узган «Көч – дөреслектә!» Иҗтимагый балалар-яшүсмерләр берләшмәсе активы белән очрашу вакытында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәгариф процессында тарихи белем бирүнең роле һәм тарихи дөреслекне саклау кирәклеге турында сөйләде.

«Сириус» үзәгенең химия, геометрия һәм компьютер лингвистикасы буенча онлайн-курсларына җыю башланды. Теркәлү 2022 елның 31 июленә кадәр ачык, укулар җәй ахырына кадәр узарга мөмкин. 

2022 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә, узган ел белән чагыштырганда күбрәк оешма катнаша, төбәкләргә финанслау арттырылган. Бу хакта мәгариф министры урынбасары Денис Грибов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең «Балаларның җәйге ялын оештыру» темасына узган эшлекле киңәшмәсендә сөйләде.

Казан шәһәре Совет районының 161 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан мәгариф оешмаларының гамәли психологлары өчен «Мәгариф: психологик куркынычсызлык территориясе» дигән беренче республика белем бирү форумы узды.

Мәгариф турында санлы документлар - диплом һәм аттестатлар булдыру буенча эксперимент параметрлары расланды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты сайты. Тиешле карар якын көннәрдә басылып чыгачак.

Россиядә прокатка Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Пушкин картасы» кысаларында тәкъдим ителгән милли фильмнар чыкты. Исемлеккә Татарстанның берничә кинолентасы да кергән, дип хәбәр итә «Татаркино» ДБУК. 


11
июнь, 2022 ел
шимбә

РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, югары уку йортларында бюджет урыннары саны арту сәбәпле, быел мәктәп тәмамлаучыларның 64% тан артыграгы түләүсез югары белем ала алачак. Бу хакта ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International