ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
Бүген "РГ" үз битләрендә көллиятләр, техникумнар һәм вузларга укырга кабул итү кагыйдәләре, абитуриентларга льготалар, стипендияләр, дәүләтнеке булмаган вузларны финанслауга кагылышлы төзәтмәләр турында федераль законны бастыра.
Россиядә ислам тарихы һәм мәдәнияты буенча белгечләр әзерләү дәвам итәчәк, әлеге максатларда якындагы өч елга дүләт 1 млрд. сум акча бүлеп бирә, дип хәбәр итте Дмитрий Медведев.
40 ел һәм аннан да күбрәк педагогик стажы булган быел лаеклы ялга киткән педагоглар Якутиядә бер тапкыр өстәмә рәвештә 100 мең сум акча да алачаклар.
Россия хөкүмәте рәисе Владимир Путин профессор-укытучылар составының уртача хезмәт хаклары илдәге икътисад буенча уртачадан аз булган вузларның ректорларының премияләрен кисү турында Мәгариф һәм фән министрлыгы карарын хуплады.
Коррупциягә каршы юнәлешле чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Илем киләчәге – минем кулларымда” республикакүләм сочинениеләр бәйгесен игълан итте.
“Российская газета"да бүген, 22 нче ноябрь көнне, Мәскәү вакыты буенча 11.00дән алып 12.00гә кадәр сәламәтлекләре ягыннан чикләнгән балаларга белем бирү мәсьәләләренә багышланган “Кайнар линия” эшләячәк.

18
ноябрь, 2011 ел
җомга
EF International Academy 10-11 сыйныф укучыларын EF компаниясенә нигез салган Бертиль Халт стипендиясенә бәйгедә катнашырга чакыра. Стипендия алты җиңүчегә 2012 елның сентябрь аеннан башлап A-LEVEL һәм IB DIPLOMA чит ил университетларына әзерлек программалары буенча һәм Оксфордтагы, Торбей яисә Нью-Йорк шәһәрләрендәге EF International Academy мәктәпләренең берсендә укырга мөмкинлек бирә.
EF Education First компаниясе өлкән сыйныф укучылары арасында (15-18 яшь) “The Future of Olympic Games” темасына инглиз телендә язылган сочинениеләр бәйгесен игълан итә.
17 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Республика ата-аналар советының Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры А.Х. Гыйльметдинов белән беренче тапкыр очрашуы үтте. Очрашуда Татарстан Республикасының 24 муниципаль берәмлегеннән 28 ата-ана катнашты.
Биштән артык югары уку йортына укырга керергә документлар тапшырып укырга кергән абитуриентларны вузлардан рәхимсез рәвештә куачаклар. Андый абитуриентлар меңләгән булуы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International