ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2011 ел
җомга
21-24 нче ноябрь көннәрендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Мәгарифне үстерү федераль университетында туган тел, шул исәптән рус теле укытучыларының V Бөтенроссия мастер-класслары үткәрелде.
Президент Дмитрий Медведев якын перспективада мәктәпкәчә белем бирү, мәдәният учреждениеләре һәм китапханә хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы проблемасын хәл итәргә сүз бирә.
Мәскәүдә узган “Диалог – аңлашуга юл” IV Халыкара бәйгесенең йомгаклау турында шәһәрнең 2 нче лицей укытучысы Гүзәл Чанышева уңышка иреште.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы "Российское образование" edu.ru порталы белән берлектә “Ничек мин профи булдым” (http://prof.sc.edu.ru/) дип исемләнгән иҗади бәйге үткәрә. Бәйгенең максаты - аудиторияне заманча профиль белем бирү мөмкинлекләре белән таныштыру.
2011 елның 18-20 нче ноябрь көннәрендә “Костёр” республика балалар укыту-сәламәтләндерү үзәгендә “SaMoSтоятельные дети” ведомствоара наркотикларга каршы проектының профиль сменасы узды. Сменада Татарстан Республикасының 20 муниципаль берәмлегеннән 10-14 яшьтәге 113 бала катнашты.

24
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Документ россия вузларының көндезге бүлекләрендә укучы студентларның күтәренке стипендияләрен билгеләү кагыйдәләрен билгели. Исегезгә төшерәбез, 2011 елның 1 нче сентябреннән дәүләт вузлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең стипендиаль фонды 9 процентка артты.

23
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һөнәри белемне үстерү мәсьәләләренә багышланган “Бүгенге актуаль һөнәр” мәгълүмати проектын ачып җибәрә.

22
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
Ана капиталын балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә түләү өчен файдаланырга рөхсәт ителде, хәтта балаларны укытуга гына түгел, аларны тотуга да.
Мәгариф һәм фән министрлыгында диссертация советларын реформалаштыруга багышланган “түгәрәк өстәл” уздырылды.
Экспертлар фаразлаганча, киләсе елда инженерлар, программистлар һәм сәүдә хезмәткәрләренә ихтыяҗ аеруча зур булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International