ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Россиянең халыкара икътисади тирәлеккә интеграциясе, тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү һәм тормыш дәрәҗәсен үстерү ихтыяҗы белгечләрнең әзерлек дәрәҗәсе һәм квалификациясенең эш сыйфатына карата заманча таләпләргә һәм тиз алышына торган хезмәт базары конъюнктурасы шартларына яраклы булуы мәсьәләсен кискен куялар.
Россиядә, дәүләт аккредитациясе белән беррәттән, белем бирү сыйфаты экспертизасы нигезендә уку йортларын иҗтимагый-һөнәри аккредитацияләү актив рәвештә кертелә.
Белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә систем үзгәрешләр әлеге сорауга комплекслы якын килгән очракта гына мөмкин. Әлеге якын килү Мәгариф үсешенең 2011-2015 елларга исәпләнгән федераль максатчан программасын тормышка ашыруны тәэмин итә.
Россия мәгариф системасын модернизацияләү һәм бәйсез экспертлар оешмалары эшчәнлеген активлаштыру уку йортларының тышкы бәйсез рәвештә бәяләү һәм иҗтимагый аккредиитацияләүгә кызыксынуларын шактый арттырды.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белем бирү сыйфатына иҗтимагый бәя бирүне үстерүгә һәм һөнәри белем бирү программаларын аккредитацияләүгә ориентлашкан проектларны үстерү өстендә эш башлыйлар. Белем бирү сыйфатын бәяләү өчен кораллар булдыру эше алып барыла.

29
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
Казанда Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре ата-аналарының съезды узды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның сүзләренә караганда, мондый чара инде10-12 ел үткәрелмәгән.
2012-2014 нче елларга исәпләнгән республика программасы буенча Татарстан Республикасының капиталь ремонтлау таләп ителгән мәктәпләре исемлегенә 753 учреждение кертелгән.

28
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе
Быелгы бәйгенең финал өлешенә россия телерадиокомпанияләреннән, матбугат басмаларыннан, интернет-басмаларыннан барлыгы 69 гариза үтеп чыкты.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “PRO образование 2011” Бөтенроссия гаммәви мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчесе булды. Бәйгегә нәтиҗәләр 25 нче ноябрь көнне кич белән Мәскәүдә игълан ителде.
28 нче ноябрь көнне Казанда Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре ата-аналарының съезды узачак.

25
ноябрь, 2011 ел
җомга
24 нче ноябрь көнне Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәрен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Мәскәү шәһәренең көньяк-көнчыгышында урнашкан Муса Җәлил исемендәге татар этнокультура компонентлы 1186 нчы урта гомумбелем мәктәбендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International