ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2025 ел
җомга

Бүген Татарстанда 22 мең чит ил студенты укый, Казан федераль университетында - 12 мең. Глобаль яшьләр саммиты кебек вакыйгалар Татарстанның югары уку йортларына дөнья мәйданында яңа мөмкинлекләр табарга ярдәм итә. Бу хакта КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев белдерде. Аның сүзләренә караганда, кичә КФУда академик мобильлек перспективаларына карата бик нәтиҗәле очрашулар узды.

Татарстан Республикасы Россиядә  мәктәп товарларын чыгара торган кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны иң күп булган төбәкләр арасына керде. Хәзерге вакытта республикада мәктәп укучылары өчен продукция җитештерү буенча махсуслашкан 116 компания эшли.


28
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның 177 нче  лицеенда, яңа уку елы башланыр алдыннан, сак хезмәтенең гадәттән тыш очракта оператив һәм дөрес итеп эшләргә әзерлеген тикшерделәр. Өйрәнүләрдә Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  хезмәткәрләре катнашты.

Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе «Лето» торак комплексында төзелә торган 123 нче лицейны сафка бастыру белән бәйле хәлгә ачыклык кертте.

Түбән Кама районының «Заря» лагеренда 100дән артык бала «Аҗаган» хәрби-патриотик уенында катнашты. Аларның 10 сы - җирле балалар йорты тәрбияләнүчеләре.

Нармонка авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды. Һәм  «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды, дип хәбәр иттеләр муниципалитетның матбугат хезмәтендә.

Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты бүгенге көннән (26 августтан) аны алырга теләүчеләрдән документлар кабул итә башлады.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең  бөтенроссия террорчылыкка каршы укулары башлануы турында игълан иттеләр. Чара РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырылды.

“Знание.Первые” марафоны 26 сентябрьдә башлана. Бу көнне программа Россиянең унбер шәһәрендә ачылачак.

Татарстанда яшь укытучыларга комплекслы ярдәм итүгә 1 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International