Ишетү сәләте бозылган балаларны укыту, тәрбияләү, интеграцияләү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия конференциясе (халыкара катнашу белән) ике көн узды. 25нче апрельдә – “ТИСБИ” Идарә университеты базасында, ә 26нчы апрельдә - Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе базасында булды.
27нче апрельдә Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясе базасында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында «Педагог» (укытучы, тәрбияче) һөнәри стандартын куллануны аңлату буенча семинар узды. Чара ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә узды.
Азнакай районында мәктәп укучыларының “Президент ярышлары" Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы финалы узды. Ярышлар “Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында үткәрелде. Ярышларның баш судьясы - Сергей Рожков.
Казанда балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренә керү өчен имтиханнар башлана. Балалар фортепиано, кыллы, халык, удар, тынлы инструментлар, хор җырлавы һәм рәсем сәнгате юнәлешләре буенча белем алачак.
30нчы апрельдә Казан федераль университетында студентлар арасында Җиңү маршы узачак. Ул инде 5 нче тапкыр үткәрелә һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.
Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 елгы 45 нче дөнья чемпионатының эшлекле программасы кысаларында үз илләрендә һөнәри белем бирүне үстерү өчен җаваплы министрлар халыкара саммиты узачак.
27нче апрельдә Казан педагогика көллияте базасында Татарстан оешмаларының “BabySkills” I региональ чемпионаты узды. Катнашучылар Арча, Минзәлә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән килгән иде. "BabySkills” чемпионатында 25 яшь оста, мәктәпкәчә яшьтәге 30 волонтер, 30 эксперт-тренер, 50 волонтер - студент катнашты.
«СОЮЗ - 2019-Җиңү варислары» (Казан) хәрби – спорт оешмаларының һәм кадет корпусларының XVI Бөтенроссия яшьләр белем бирү җыены Татарстанда 2019 елның 28нче апреленнән 10нчы маена кадәр узачак.
2019 елда «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабын үткәрү сроклары билгеләнде.
Казанда география буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына йомгак ясалды.