Россиядә ятим һәм инвалидлар югары уку йортларында бушлай белем алу өчен вакыты чикләнмәгән ташлама алдылар. Тиешле законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр 2021 елның 28 февраленнән үз көченә керә.
«Башлангыч сыйныф укучылары өчен кайнар туклануны оештыру – вакытлы проект түгел, ә мәктәпләрдә мәңгегә калачак, шуңа күрә эш мөмкин булган кыенлыкларны исәпкә алып төгәл һәм җайга салынган булырга тиеш», – дип ассызыклады РФ мәгариф минитсрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко.
1 марттан 25 апрельгә кадәр ясалма интеллект һәм программалаштыру буенча RuCode Festival өченче Бөтенроссия фестивале узачак.
Туган телләрне өйрәнүне оештыру планында Татарстан Россиянең башка төбәкләре өчен үрнәк булып тора. Бу хакта “Татарстан Республикасында туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуда заманча белем бирү траекторияләре” дип исемләнгән түгәрәк өстәле утырышыннан соң, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова белдерде.
18 февральдә Социаль-гуманитар белем бирү үзәге “Чиксез белем бирү” халыкара педагогик берләшмә порталы белән берлектә “Идеядан нәтиҗәгә кадәр” дип исемләнгән республика педагогик идеяләр фестивален уздырды. Чара Казан шәһәренең Совет районындагы 125 нче гимназия базасында оештырылган төбәк стажировка мәйданчыгында узды.
18 февраль көнне Мамадыш политехника көллияте базасында «Киләчәкне булдырабыз» Республика проект-тикшеренү эшләре конкурсы узды.
Өч ел эчендә «Финанс белеме нигезләре» программасы буенча укучыларның саны биш тапкырга артты. Бу хакта Мәгариф өлкәсендә цифрлы трансформация федераль институты директоры вазифаларын башкаручы Людмила Бокова "Цифрлы гыйлемлелекне арттыру методикалары" семинарында хәбәр итте.
Элеккеге нормалар буенча ятимнәр һәм социаль якланмаган башка балалар өчен уку ташламасы агымдагы елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган. Ягъни законга төзәтмәләр кертмичә, быел ук ятим һәм инвалидларга гомуми нигезләрдә укырга керергә туры килер, ә вузларда махсус ятим квоталар юкка чыгар иде. Тик бу хәл булмаячак.
Алексеевск районы территориясендә яшәүче халыкларның җырлы-биюле чыгышы белән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган бәйрәм чаралары башланды.
Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары INFO(1)CUP программалаштыру буенча Бухарестта (Румыния) үткән V Халыкара яшүсмерләр турнирында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.