29 гыйнвар көнне Чаллы шәһәрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылуга багышланган бәйрәм концерты узды. «Энергетик» мәдәният йортында узган тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Рәсми өлеш башланыр алдыннан ул учреждение холлында оештырылган күргәзмәне карады. Анда удмурт, мари, мордва, казах, башкорт һәм башка халыкларның милли киемнәре тәкъдим ителде. Күргәзмәдә катнашучылар мэрны төрле халык биюләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Хәзер Чаллыда 22 милли берләшмә эшли.
Мамадыш районы Түбән Ушма авылы мәктәбендә ата-аналар комитеты барлык балалар өчен бердәм меню булдыру турында карар кабул итте. Хәзер биредә барлык укучылар да — башлангыч сыйныфлардан алып югары сыйныфларга кадәр кадәр — бер үк төрле туклана.
Хөкүмәт 15 мартка кадәр һөнәри белем бирү оешмаларында сыйныф җитәкчеләре өчен дәүләт казнасы акчаларыннан ай саен акчалата түләү кертү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш.
28-30 гыйнварда Татарстанда рус теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
19 февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары һәм чит ил студентлары катнашында мәктәп укучылары өчен II Республика Туган тел фестивале узачак. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм милли бердәмлек елы кысаларында оештырылды.
29 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан мәгариф оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен хокук буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.
Түбән Кама янындагы Борок авылында күпфункцияле үзәк ачылды. КФҮнең мәйданы 600 кв. метр тәшкил итә һәм 15 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 14 урынга исәпләнгән мәктәп һәм китапханәне үз эченә ала.
Татарстанда туган телләрне саклауга бюджеттан ел саен 150 млн. сум тирәсе акча бүлеп бирелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Халыклары ассамблеясе советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йортында узган тантаналы чарада белдерде.
Парламент дәресләре Татарстан мәктәпләрендә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын багышлаячак. Бу хакта бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында узган тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Халыклар ассамблеясе советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
Бер ел эчендә Казан мәктәпләрендә урнаштырылган 20 фандомат 6 тонна чиста калдык кабул иткән. Бу хакта «Ростех» дәүләт корпорациясенә кергән «РТ-Инвест» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.