ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Казанда яңа уку елында мәктәп парталары артына  182,3 мең укучы утырачак, бу узган ел белән чагыштырганда 8 меңгә күбрәк. Шуларның 19 меңнән артыгы - беренче сыйныф укучылары.

Белем көненә Казан мэриясе укучылар  өчен бүләкләр әзерли. Беренче сыйныф укучыларына «Игелекле эшләр көндәлеге» һәм яктылык кайтаргыч элементлар, икенче сыйныф укучыларына - «Яшь эколог көндәлеге» тапшырылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.

Яңа уку елында Казанда өч яңа мәктәп ачылачак, гомумән алганда алар 4 мең укучы кабул итә алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

“Игелекле  Казан” «Глаголица»   Халыкара премиясе белән берлектә сәламәтлек буенча тайпылышлары булган балалар өчен әдәби конкурс башлап җибәрәчәк. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары игелекле тарихлар китабына керәчәк 15 әсәрне сайлап алачак.

Чәршәмбе, 21 августта, Республика клиник наркология диспансерында ата-аналар өчен психолог белән ачык очрашу узачак. Бу хакта “Татар-информ”га хастаханәнең  матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстан Лисичанск һәм Рубежный  балаларының икенче төркеме өчен Кырымда ял оештырды. 231 бала 24 педагог белән Фороста урнашкан “Сәләт-Ак Барс” яшьләр үзәгенә ял итәләр.

2023 елдан «Челтәр компаниясе» АҖ «Ялта-Зәй» балаларны савыктыру лагере базасында «Сакчыл каникуллар» проектын гамәлгә ашыра, аның кысаларында компания хезмәткәрләренең балалары уен формасында сакчыл җитештерү принципларын өйрәнәләр.


16
август, 2024 ел
җомга

Очрашу Лаеш районының Усад авылында "Инноватика" күппрофильле лицеенда август конференциясе кысаларында узды.

Казанда быел шәһәрнең 28 мәктәбендә 54 педагогик сыйныф ачылачак.

Очрашу ТР Лаеш районы Усад авылында яңа "Инноватика" күппрофильле лицеенда узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International