ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2025 ел
сишәмбе

Татарстанда мәктәп укучылары өчен кайнар туклануның уртача бәясе 2026 елда көненә 69,4 сумнан 77,7 сумга кадәр артырга мөмкин.

9 августтан 10 августка кадәр Мәскәүдә "ОРИЕНТИРЫ ДЕТСТВА 5.0" Бөтенроссия форумы узды.

Россия Мәгариф министрлыгы РФ субъектларына 2025/26 уку елында укытуны оештыру графигы буенча тәкъдимнәр җибәрде.

"Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлеге киләсе атнада республикадагы шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләре укучыларына мәутәп өчен кирәк-яраклар тутырылган 2 мең мәктәп сумкасы җибәрәчәк.


11
август, 2025 ел
дүшәмбе

Казан халкы шәһәрнең Идел буе районы 33 нче хәрби шәһәрчегендә төзелә торган балалар бакчасына исем майлау бәйгесендә катнаша ала, дип хәбәр итә шәһәр мәгариф идарәсе.

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) сайтында Россия гражданлыгын алуга дәгъва кылучы чит ил гражданнары тапшырырга тиеш булган рус теле һәм Россия тарихы буенча имтиханнарның демонстрацион вариантлары һәм спецификацияләре, Россия Федерациясе законнары нигезләре бастырылды.

Буш сумканың авырлыгы башлангыч сыйныф укучылары өчен 700 граммнан һәм урта һәм өлкән яшьтәге укучылар өчен 1 кг дан артмаска тиеш.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты автошәһәрдә "Университет сменалары" оештыручысы булачак.

Яшь армия хәрби-патриотик җыеннары Пензада 1 августтан 21 августка кадәр уза.

Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елы башыннан «Физик-химик алгарыш» проекты эшләтеп җибәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International