ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 14-16 нчы октябрь көннәрендә Казан шәһәре Киров районының 53 нче урта гомумбелем мәктәбе һәм “Яңа Юдино” балалар сәламәтләндерү лагере базасында, мәктәп укучыларында биологиягә карата кызыксыну уяту, мәктәп балалары белән эшләүгә галимнәр, студентлар һәм аспирантлар җәлеп итү максатында, Яшь биологларның I Ачык республика турниры узды. Турнирда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Әлмәт, Алабуга шәһәрләре, Тәтеш, Актаныш, Кукмара, Норлат муниципаль районнарының гомумбелем учреждениеләреннән 14 команда катнашты.

14
октябрь, 2011 ел
җомга

30 нчы октябрь көнне КФУда Идел буе округының Балалар университеты дип аталган яңа проекты старт ала.

Проектның авторы һәм җитәкчесе - КФУның Тарих институты директоры урынбасары, профессор Валерий Летяев.

2011 елның 1-5 нче октябрь көннәрендә республика муниципаль берәмлекләрендә “Укытучыны котла – 2011!” акциясе оештырылды.

12
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның 10-11 нче октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Аттестацион экспертиза үткәргәндә компьютер технологияләрен куллану” темасына өч зона семинары узды.

10
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе
11 октябрь көнне сәгать 10.00да Казанда (Кортъярд Марриотт Казан Кремль отеле конференц-залы, Карла Маркс ур., 6) “IX сыйныф чыгарылыш укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрү нәтиҗәләре, төп мәктәп укучылары белән профильалды эшен һәм 10 нчы профиль сыйныфларына сайлап алуны үткәрү турында” төбәкара семинары үз эшен башлый.
Традицион XIV Халыкара яшьләрнең информатика һәм программалау атнасы Санкт-Петербург һәм Барнаул шәһәрләрендә 2011 елның 20-27 нче ноябрь көннәрендә узачак.
Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр өлкәсендә белгечләрнең әзерлек дәрәҗәсен билгеләү максатында, 2011 елның 3 нче ноябреннән алып 27 нче ноябренә кадәр Ульян шәһәрендә Студентлар һәм аспирантлар арасында Мәгълүмати технологияләр буенча “Волга МТ - 2011” IV Идел буе олимпиадасы узачак.

7
октябрь, 2011 ел
җомга
Төмән өлкәсендә “Татар укытучылары династиясе – 2011”, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2011” һәм балалар өчен “Сыерчык – 2011” интеллектуаль бәйгеләре башланып китә.
БДИны ерып чыгарга кирәкле каршылык буларак кабул итмәскә кирәк. Бүген телетапшырулар алып баручы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Иҗтимагый палатаның мәгарифне үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Тина Канделаки республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә әнә шулай дип белдерде.
Идел буе федераль округында тормышка ашырыла торган “Балачакны кайтару” балалар йортларына ярдәм күрсәтү һәм ата-анасыз калган балаларның социаль адаптациясе проекты кысаларында 2011 елның 6 нчы октябрендә Идел буе районы Казан балалар йорты базасында “Шәп бишлек” интеллектуаль-үстерү уенының төбәк этабы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International