ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы мәктәп укучылары “Компьютерда 3D-модельләштерүнең киләчәк осталары” Халыкара яшьләр бәйгесендә берьюлы берничә призлы урын алды.
3 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәре Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында Габдулла Тукай елына багышланган “Яшьләр фәнни эзләнүдә” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.
Россия Президенты Дмитрий Медведев “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем алу турында” законына вузларның попечитель советларына уку йорты җитәкчелеге һәм хакимият вәкилләре белән беррәттән эш бирүчеләр һәм студентларны кертергә мәҗбүр итә торган үзгәрешләргә имзасын куйды, дип хәбәр итте сишәмбе көнне Кремль матбугат хезмәте.
2011 елның 7 нче ноябрендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

8
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Прокуратурасы мәгариф турындагы закончылыкны үтәү, шул исәптән белем бирү эшчәнлеген лицензияләү, белем алуның ачык һәм бушлай булуын тәэмин итү, бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү буенча тикшерү уздырды.

Үткәрелгән тикшерүләр барышында белем бирү учреждениеләре эшчәнлегендә белем бирү эшчәнлеген лицензияләү турында законнарны бозулар ачыкланды.
Дәүләт думасы дәүләтнеке булмаган вузларны бюджеттан финанслау тәртибен билгели торган закон проектын өченче укуда кабул итте. Совет Федерациясе тарафыннан расланып документка Президент кул куйганнан соң, вузлар студентларны бюджет урыннарына кабул итү хокукын алачак.
2011 елның 10-11 нче ноябрь көннәрендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Иҗтимагый проектлар үстерү үзәге белән берлектә “Чит кеше баласын тәрбиягә алган гаиләләр форумы”н үткәрә.

3
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 елның 24 нче октябреннән алып 3 нче ноябренә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында квалификация күтәрү курслары кысаларында “Ел остазы” VII Республикакүләм вожатыйлар осталыгы бәйгесе үтте.

1
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
Форум эшендә Россиянең 50 төбәгеннән мәктәп китапханәчеләре, китапханә фондлары методистлары һәм мәгариф министрлыклары һәм идарәләре вәкилләре катнашты.
Лиссабонда (Португалия) Вадо-кай Федерациясенең каратэ буенча 38 нче Европа чемпионаты узды. Россия җыелмасы составында республикабыз вәкилләре буларак “Танкодром” балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре (тренерлары – Осипова Л.А.) катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International