ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
2011 елның 3-8 нче ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Балалар иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара җыены узачак.

31
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе
Бәйгедә Россия Федерациясенең 18 субъектыннан ятим һәм ата-анасы тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен белем бирү учреждениеләренең талантлы һәм сәләтле тәрбияләнүчеләре катнаша.
2011 елның 31 нче октябрендә Барнаулда узачак Бөтенроссия студентлар форумында тәкъдир итү өчен, КДУ студентларының 7 проекты сайлап алынды.
Көзге каникуллар вакытында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Костёр” республика балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге (Биектау районының Бөреле ст.) базасында балалар иҗтимагый оешмалары активистлары, “Лидер” республика читтән торып уку актив мәктәбендә катнашучылар, “Тукайның тылсымлы сүзе” республика фестивале, “Чиксез балачак” халыкара фестиваленең республика этабы, Татарстан Республикасы халыклары балаларының “Без бергә!” фестивале җиңүчеләре өчен смена эшли башлады.
2011 елның 27 нче октябрендә үткәрелгән Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко: “Төбәк белем бирү системаларын комплекслы модернизацияләү проекты максималь рәвештә үтә күренмәле булып тора. Төбәкләрнең укытучылар хәзмәт хакын арттыру буенча бурычлары төгәл билгеләнгән һәм карау өчен ачык”, - дип ассызыклады.

27
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 елның 27 нче октябрендә сәгать 11.00дә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011 ел, 16 нчы сентябрь, 4443/11 нче номерлы приказы нигезендә, хәзерге дөньяда террорчылык идеологиясен профилактикалау һәм аңа каршы эшчләнлектә яшь буын һәм педагогик җәмәгатьчелекнең катнашуын активлаштыру максатында, 2011 елның 26 нчы октябрендә Тәтеш педагогия көллияте базасында Татарстан Республикасы гомумбелем учреждениеләре укытучылары һәм укучылары арасында “Мәгариф террорчылыкка каршы” республика иҗади эшләр бәйгесенең финал туры узды.

25
октябрь, 2011 ел
сишәмбе
2011 елның 21 нче октябрендә Казан шәһәренең 161 нче урта гомумбелем мәктәбе базасында 2012 елда мәктәп чыгарылыш укучыларның дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү кысаларында информатика һәм МКТ һәм чит телләрне җитәкләгән район методик берләшмәләре җитәкчеләре һәм мәгълүмати-методик үзәкләр методистлары өчен республика семинары узды.

20
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
19 нчы октябрь көнне “Идея” технопаркында “Эффектив техник чишелеш” номинациясе (“Перспектива” фәнни-техник проектлар бәйгесе) кысаларында Татарстанның төрле шәһәрләреннән мәктәп укучылары командалары арасында ярышлар узды.

19
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның 18-19 нчы октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган министрлык аттестацион комиссиясенең 54 кече комиссия вәкилләре – балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм балалар бакчаларының педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча экспертлар өчен республика семинарлары үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International